Тавык, Тычкан һәм Көртлек
Татар халык әкияте
Тавык, Тычкан һәм Көртлек бергә торалар икән. Көннәрдән бер көнне Тавык арпа бөртеге тапты, шатлыгыннан кытаклап җибәрде: — Арпа таптым, арпа таптым! Аны тарттырырга кирәк. Арпаны тегермәнгә кем алып бара? — Мин бармыйм, — диде Тычкан. — Мин дә бармыйм, — диде Көртлек. Ни эшләргә? Тавык арпаны тегермәнгә үзе алып барды да он итеп тарттырып куйды. — Өйгә онны кем алып кайта? — дип сорады Тавык. — Мин алып кайтмыйм, — диде Тычкан. — Мин дә алып кайтмыйм, — диде Көртлек. Яхшы. Тавык онны үзе үк алып та кайтты. — Ипине кем изә? — дип сорады Тавык. — Мин измим, — диде Көртлек. — Мин дә измим, — диде Тычкан. Тавык ипине дә үзе изде. — Мичкә кем яга? — дип сорады Тавык. — Мин якмыйм, — диде Тычкан. 95— Мин дә якмыйм, — диде Көртлек. Тавык мичне дә үзе якты. — Мичкә икмәкне кем куя? — дип сорады Тавык. — Мин куймыйм, — диде Тычкан. — Мин дә куймыйм, — диде Көртлек. Тавык икмәкләрне дә үзе куйды. Икмәкләр бик уңдылар — кабарып, кызарып пештеләр. Тавык аларны чыгарып өстәлгә куйды да: — Ә икмәкне кем ашар? — дип сорады. — Мин ашыйм, — диде Тычкан һәм өстәл янына килеп утырды. — Мин дә ашыйм, — диде Көртлек, ул да килеп утырды.