Бәби әйтә
Иртәгә Яңа ел дигән көн иде. Айгөл исемле кечкенә кыз үзенең әнисе белән бергә Яңа елны күңелле итеп каршы алырга әзерләнә иде. Менә аның әнисе, Айгөл белән бергәләп, идән уртасына зур итеп чыршы хәзерли. Яңа елда Айгөл янына үзе кебек кечкенә кунаклар киләчәк. Әй кызык булыр!...
Иртәгә Яңа ел дигән көн иде. Айгөл исемле кечкенә кыз үзенең әнисе белән бергә Яңа елны күңелле итеп каршы алырга әзерләнә иде. Менә аның әнисе, Айгөл белән бергәләп, идән уртасына зур итеп чыршы хәзерли. Яңа елда Айгөл янына үзе кебек кечкенә кунаклар киләчәк. Әй кызык булыр! Алар шул чыршы әйләнәсендә биерләр, җырларлар, белгән шигырьләрен сөйләрләр. Ә соңыннан чыршыга эленгән бүләкләрне алырлар. Әй кызык булыр!
Айгөл, шуларны уйлап, кычкырып көлеп җибәрде. Зур бүлмәнең бер почмагында торган тәгәрмәчле карават өстендә кечкенә бәбиләре йоклап ята иде. Айгөл кычкырып көлгән тавышка бәби уянды. Әнисе әйтте Айгөлгә:
— Айгөл, кызым, тавышланмыйча гына бәбине селкет әле, тагын әзрәк йокласын. Минем эшем бар.
Айгөл тәгәрмәчле караватны бер — алга, бер артка йөртә башлады. Ә бәби йокламый. Әллә йокысы туйган, әллә Айгөл селкетә белми. Бәби нәрсәдер әйтергә тырышкан кебек, мыгыр-мыгыр килә. Ул арада кычкырып та җибәрде:
— Үә, үә!
Бәби шулай кычкыргач, Айгөл әнисенә әйтте:
— Әни, бәби әйтә, әни, ал! — ди.
Әнисе бәбине кулына алды. Әнисе кулына кергәч, бәби тешсез авызы белән кызык итеп көлде. Нәрсәдер әйткән төсле әйтте:
— Анна... Илл!..
— Яңа ел шул, улым, Яңа ел! — диде әнисе.
Айгөл аптырап китте. Ул бәбине сөйләшә алмый дип белә иде.
— Әни,— диде ул,— бәби «Яңа ел» дип әйтә беләмени? Сөйләшә белми бит ул.
— Нигә белмәсен, белә.
— Бәбичә сөйләшә белгән кеше дә буламы? — дип сорады Айгөл.
— Зур кешеләр бәби белән сөйләшә беләләр. Менә син дә, бәбине яратсаң, аның белән сөйләшергә өйрәнерсең,— диде әнисе Айгөлгә.
Мирсәй Әмир