Елмаеп яшибез
Урыс теле дәресе: – Рустам, телефон звОнит или звонИт? – Белмим, апа, у меня шалтрата. – Айнур, минем компьютерым эшләми. – Анда бер зур төймә бар, аңа басып карадыңмы? – Әйе, барыбер эшләми. – Розеткага тыкканмы? – Белмим, хәзер шырпы кабызам да карыйм. – Ә шырпы нигә? –...
Урыс теле дәресе:
– Рустам, телефон звОнит или звонИт?
– Белмим, апа, у меня шалтрата.
– Айнур, минем компьютерым эшләми.
– Анда бер зур төймә бар, аңа басып карадыңмы?
– Әйе, барыбер эшләми.
– Розеткага тыкканмы?
– Белмим, хәзер шырпы кабызам да карыйм.
– Ә шырпы нигә?
– Бездә утны сүндерделәр.
– Улым, ник синең математика дәфтәрең башланмаган да?
– Ул, әни, телдән эшләнә торган күнегүләр өчен.
– Мин юынам, син юынасың, ул юына... Кайсы заман була бу?
– Якшәмбе көн.
– Гөлләр нигә шиңде икән? Балалар, әллә су сипмәдегезме?
– Аларга тәрәзә төбендә салкын бит. Мин күп итеп кайнар су сиптем.
– Бабай, синең кечкенә чагың булдымы ул?
– Әйе, улым.
– И, көлгәннәрдер инде синең пеләшеңнән, име!