Итәгатьле мәче
Шулай беркөнне Чыпчык малае ишегалдына очып төшкән дә бодай чүпләргә тотынган, ди. Чыпчык, сикерә-сикерә, бодай бөртеге чүпли, ә хәйләкәр Мәче бер читтән моны күзә теп тора икән. Шулай карап-карап торган да Мәче, ялт сикереп, Чыпчыкны канатыннан эләктереп алган. – Менә хәзер рәхәтләнеп тамак ялгыйм! – дип мырлаган Мәче. – Нишлисез,...
Шулай беркөнне Чыпчык малае ишегалдына очып төшкән дә бодай чүпләргә тотынган, ди. Чыпчык, сикерә-сикерә, бодай бөртеге чүпли, ә хәйләкәр Мәче бер читтән моны күзә теп тора икән. Шулай карап-карап торган да Мәче, ялт сикереп, Чыпчыкны канатыннан эләктереп алган.
– Менә хәзер рәхәтләнеп тамак ялгыйм! – дип мырлаган Мәче.
– Нишлисез, Мәче әфәндем? Әллә чынлап та мине ашамакчы буласызмы? – дип чыркылдаган Чыпчык.
– Ашамыйча, тагын нишлим мин синең белән? Хәзер кабам да йотам! – дигән дә Мәче Чыпчыкның муенын авы зына капкан.
– Оятыгыз бармы сезнең, Мәче әфәнде? – дип өзгәләнә-өзгәләнә чыркылдаган Чыпчык. – Юынмаган килеш кем ашарга утыра инде? Хуҗагызның юынмыйча ашаганын күр гәнегез бармы?
– Монысы дөрес инде, – дип, Мәче йомшак тәпие белән битен юарга тотынган. Мәче тырнагыннан ычкынган Чыпчык канатларын җил пегән дә очып киткән. Мәченең моңа бик тә ачуы килгән билгеле.
– Болай булмый бу. Бүтән мине алдый алмассың! – дип, тешләрен шыгырдаткан ул. – Кешеләр теләсә нишләсен, ә мин башта ашыйм, аннары гына битемне юам.
Шушы көннән башлап мәчеләр ашап туйгач кына битләрен юалар, ди.
Литва халык әкияте