Кошлар турында шигырьләр
Тәрәзәне кем чиртә (Р. Вәлиева) — Тәрәзәне кем чиртә: Чык-чык! Чык-чык! — Мин килдем шулай иртә, — Чыпчык, чыпчык. Бик тә ашыйсым килә. Чик-чик! Чик-чик! Йөгереп янына килдем, Яраткан җимен бирдем. — Үпкәләмә, дускаем, Гафу ит, яме! — дидем. Күнмиләр кошчыклар (Э.Шәрифуллина) Әй нәни кошчыклар, Кечкенә чыпчыклар, Ни салкын булып...
Тәрәзәне кем чиртә
(Р. Вәлиева)
— Тәрәзәне кем чиртә:
Чык-чык! Чык-чык!
— Мин килдем шулай иртә,
— Чыпчык, чыпчык.
Бик тә ашыйсым килә.
Чик-чик! Чик-чик!
Йөгереп янына килдем,
Яраткан җимен бирдем.
— Үпкәләмә, дускаем,
Гафу ит, яме! — дидем.
Күнмиләр кошчыклар
(Э.Шәрифуллина)
Әй нәни кошчыклар,
Кечкенә чыпчыклар,
Ни салкын булып та,
Яшисез суыкта.
Дәү безнең өебез,
Әйдәгез,керегез.
Уйнарга яңадан
Бергәләп йөрербез.
Күнмиләр кошчыклар,
Әйтәләр:«Кермим,-дип,-
Бер җылы почмакка
Иркемне бирмим »,-дип.
Чыпчык
(Ф.Яруллин)
Тәрәз каршына
Килгән бер чыпчык.
Миңа кычкыра:
– Чык әле, – ди, – чык.
Алдый ул, беләм,
Гел шулай итә.
Йөгереп чыксам,
Оча да китә.
Фото: pixabay.com