Кышкы табышмаклар
Үзе су, үзе каты. (Боз) *** Утта янмый, суда батмый. (Боз) *** Ишегалдында таш була, Өйгә керсә, су була. (Боз) *** Тышка куйдым – таш булды, Өйгә керттем – су булды. Инде нихәл итәрмен, Утка куйдым – пар булды. (Боз) *** Үкерә дә, котыра, Бөтен җирне тутыра. (Буран) *** Йон...
Үзе су, үзе каты. (Боз)
***
Утта янмый, суда батмый. (Боз)
***
Ишегалдында таш була,
Өйгә керсә, су була. (Боз)
***
Тышка куйдым – таш булды,
Өйгә керттем – су булды.
Инде нихәл итәрмен,
Утка куйдым – пар булды. (Боз)
***
Үкерә дә, котыра,
Бөтен җирне тутыра. (Буран)
***
Йон түшәгем ертылды,
Бөтен дөнья йон тулды. (Буран)
***
Каз мамыгын кагына,
Кагына да тузына. (Буран)
***
Һәр җир карланган,
Сулар бозланган,
Уйный җил-буран,
Бу кайчак, туган? (Кыш көне)
***
Тәңкә карлар сибелгән
Җир ап-акка күмелгән.
Чыршы, каен, имән
Кардан чикмән кигән.
Бу кайчак? (Кыш)
Фото: pixabay.com