Кышкы табышмаклар
Шома табанлы чана Атсыз да алга чаба- Җитез булса аяклар, Кулда була таяклар. Бар бер чана Утырасы юк, Бассаң-үзе чаба. Нәрсә ул? (Чаңгы) *** Кышын тауда шуалар, җәен җыеп куялар. Нәрсә ул? (Чана) *** Зең-зең килә, Тимер тәкә тиң килә. Берсен-берсе куа килә, Тояклары шуа килә. (Тимераяк) *** Ике агай...
Шома табанлы чана
Атсыз да алга чаба-
Җитез булса аяклар,
Кулда була таяклар.
Бар бер чана
Утырасы юк,
Бассаң-үзе чаба.
Нәрсә ул? (Чаңгы)
***
Кышын тауда шуалар, җәен җыеп куялар. Нәрсә ул? (Чана)
***
Зең-зең килә,
Тимер тәкә тиң килә.
Берсен-берсе куа килә,
Тояклары шуа килә. (Тимераяк)
***
Ике агай тездән,
Калышмыйлар бездән. (Итек)
***
Колаклы ябалак кыштан саклый. (Бүрек)
***
Бер ягы – кыр, бер ягы урман. (Тун)
***
Биш агайга бер күлмәк. (Бияләй)
***
Бер агачта биш тармак,
Тармагы саен бармак. (Пирчәткә)
***
Йолдыз, йолдыз вак кына,
Яфраклары ак кына.
Өс киемеңә куна,
Тәнгә тисә су була (Кар бөртеге)
***
Оча – юк канатлары,
Чаба – юк аяклары,
Тышта булса өелә,
Өйгә керсә, җәелә. (Кар)
***
Җир өстендә ак мамык. (Кар)
***
Ак ашъяулык таптым,
Җир өстенә яптым. (Кар)
***
Элек үзе судан туды,
Хәзер үзе су тудыра. (Кар)
***
Ак мамык кебек,
Ялтырый алмаз кебек. (Кар)
Канатсыз, йонсыз нәрсә оча? (Кар)
***
Мамык юрган, кат-кат сырган,
Үзе суп-суык. (Кар)
***
Урамда батыр, өйдә елак. (Кар)
***
Үзе су, үзе каты. (Боз)
***
Утта янмый, суда батмый. (Боз)
***
Ишегалдында таш була,
Өйгә керсә, су була. (Боз)
***
Тышка куйдым – таш булды,
Өйгә керттем – су булды.
Инде нихәл итәрмен,
Утка куйдым – пар булды. (Боз)
***
Үкерә дә, котыра,
Бөтен җирне тутыра. (Буран)
***
Йон түшәгем ертылды,
Бөтен дөнья йон тулды. (Буран)
***
Каз мамыгын кагына,
Кагына да тузына. (Буран)