Табышмак әйтәм - җавабын тап!
* Акыллыга да әйттем − Уйлады да белде; Акылсызга да әйттем − Тыңлады да көлде. (Табышмак) * Югалткан әйберең түгел, − Эзләмичә тапмыйсың. (Табышмак) * Әйткәч, беләсегез килә, Белгәч, көләсегез килә. (Табышмак) * Утыз тештән чыккан − утыз адәмгә җәелә. (Мәкаль) * Моны миңа сөйләде Алдар, Әгәр сиңа очраса, Ул...
* Акыллыга да әйттем −
Уйлады да белде;
Акылсызга да әйттем −
Тыңлады да көлде.
(Табышмак)
* Югалткан әйберең түгел, −
Эзләмичә тапмыйсың.
(Табышмак)
* Әйткәч, беләсегез килә,
Белгәч, көләсегез килә.
(Табышмак)
* Утыз тештән чыккан − утыз адәмгә җәелә.
(Мәкаль)
* Моны миңа сөйләде Алдар,
Әгәр сиңа очраса,
Ул сине дә алдар;
Болар барсы да ялган,
Ялган булса да,
Ак кәгазьгә язылган.
(Әкият)
* Үлчәүләрдә үлчәнми,
Базарларда сатылмый.
(Акыл)
* Аршынлы түгел, потлы түгел,
Һәркемдә бар.
(Акыл)
* Бер байлык бар − янмый,
Карак та урлый алмый,
Төшеп тә югалмый.
(Белем)
* Акыллы чәчә барыр,
Акылсыз җыя барыр.
(Белем)
* Ачыдан ачырак, татлыдан татлырак,
Усалдан усалрак, дөрестән дөресрәк
Нәрсә бар дөньяда?
(Тел)
* Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың.
(Мәктәп)
* Агач түгел − яфраклы,
Тун түгел − тегелгән.
(Китап)
* Кабат-кабат катлама,
Акылың булса ташлама.
(Китап)
* Теле юк − үзе аңлата.
(Китап)
* Анда бар да бар.
(Китап)
* Өнсез, җансыз − иң якын дус.
(Китап)
* Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган.
(Китап)
* Ак җир, кара тап,
Нәрсә булыр, уйлап тап.
(Китап)
* Ак ялан, кара сукмак, −
Йөри белгән эз табар.
(Китап)
* Ача да яба, ача да яба,
Җавабын зирәк таба.
(Китап)
* Киштә башында төпле төргәк,
Аңа һәр өйдә хөрмәт,
Һәркемгә дә иң кирәк.
(Китап)
* Кул белән чәчәсең, күз белән җыясың.
(Язу, уку)