Татар милли ризыклары турында табышмаклар
Йомырка белән онны Бутап камыр басканнар. Бәрәңге, ит, тоз салып, Почмаклар ясаганнар. (Өчпочмак) Утырсам да мин менә Тыйнак кына, тик кенә. Эчем тулы ит кенә, Май белән, дөге белән. (Бәлеш) Чыж иттереп саласың, Бик тиз генә аласың. Балга манып кабасың. Ул нәрсә? (Коймак) Камыр эчендә бәрәңге Йә, уйлап кара әле....
Йомырка белән онны
Бутап камыр басканнар.
Бәрәңге, ит, тоз салып,
Почмаклар ясаганнар. (Өчпочмак)
Утырсам да мин менә
Тыйнак кына, тик кенә.
Эчем тулы ит кенә,
Май белән, дөге белән. (Бәлеш)
Чыж иттереп саласың,
Бик тиз генә аласың.
Балга манып кабасың.
Ул нәрсә? (Коймак)
Камыр эчендә бәрәңге
Йә, уйлап кара әле. (Кыстыбый)
Иттән генә торам мин
Майга чумып чыгам мин. (Пәрәмәч)
Вак-вак кына итеп кисеп,
Өяләр аны таудай!
Чак-чак кына алып, өзеп
Аша, дустым, син шулай. (Чәк-чәк)
Фото: pixabay.com