Шифалы табиблар (Вахит Монасыйпов)
— Ромашка, ромашка! Кая болай чабасың? — Чапмый хәлем юк! Гыйлаҗ бабайга салкын тигән, тамагы авырткан. Шуны дәваларга чабам! — Әрем, әрем! Кая болай йөгерәсең? — Йөгерми хәлем юк! Сәрби әбинең ашказаны бозылган. Шуны төзәтергә йөгерәм! — Ландыш, ландыш! Туктале, кая болай чабыш? — Гафу, гафу! Туктап торырлык вакытым юк!...
— Ромашка, ромашка! Кая болай чабасың?
— Чапмый хәлем юк! Гыйлаҗ бабайга салкын тигән, тамагы авырткан. Шуны дәваларга чабам!
— Әрем, әрем! Кая болай йөгерәсең?
— Йөгерми хәлем юк! Сәрби әбинең ашказаны бозылган. Шуны төзәтергә йөгерәм!
— Ландыш, ландыш! Туктале, кая болай чабыш?
— Гафу, гафу! Туктап торырлык вакытым юк! Мөнәвәрә апаның нервылары какшаган, шуны тергезергә ашыгам!
— Бака яфрагы! Бака яфрагы!..
— Соңыннан, соңыннан! Вакытым юк! Хәйрүш абыйның күзенә арпа чыккан! Шуны дәваларга кирәк!
— Кычыткан! Кычыткан! Ә син кая?..
— Искәндәр дигән малай янына! Арт сабагын укытырга! Бүген тагын икеле эләктергән! Юньсез!
Фото: pixabay.com