Яңа ел маҗаралары (сценарий)
Яңа ел маҗаралары Катнашалар: -Шүркә -Елмай -Шалай -Галим -Кыш Бабай белән Кар кызы -Убырлы -Әтәч -Эт Якын дусларыбыз яңа ел иртәсе алып баручылары. Елмай: Исәнмесез балалар! Сезне күрүгә без бик шат, әйеме Шалай. Шалай: Нәкъ шулай. Тик менә чыршыбыз бик моңсу тора. Утлары да янмый, бердә елмаймый. Елмай: Кара әле,...
Яңа ел маҗаралары
Катнашалар:
-Шүркә
-Елмай
-Шалай
-Галим
-Кыш Бабай белән Кар кызы
-Убырлы
-Әтәч
-Эт
Якын дусларыбыз яңа ел иртәсе алып баручылары.
Елмай: Исәнмесез балалар! Сезне күрүгә без бик шат, әйеме Шалай.
Шалай: Нәкъ шулай. Тик менә чыршыбыз бик моңсу тора. Утлары да янмый, бердә елмаймый.
Елмай: Кара әле, бик дөрес әйтәсен. Бәлки аңа шигырь сөйләргә кирәктер.
Кемнәр чыршы турында шигырь белә. (берничә бала шигырь сөйли)
Шалай: Булмады бу үзгәрешләр күренми.
Аудиоязма (мышный-мышный йоклаган тавышлар ишетелә)
Елмай: Ишетәсеңме Шалай. (пышылдап) Чыршыбыз бит йоклый икән, уятырга кирәк.
Чыршы, чыршы кабын син
Утларыңны балкыт син—дип кычкырып карыйк әле дусларым.
(бер ничә тапкыр кычкыралар)
Чыршы сүз әйтә. Рәхмәт сезгә балалар
Йокыдан уяттыгыз.
Бәйрәмне дәвам итеп
Җырлап күңел ачыгыз—дигәнне көтәсездер инде.
Юк әле менә. Ел саен бер ук сүз, туйдырды. Болай булмый. Яңа төрле әйтегез. (сүнә)
Шалай: Менә сиңа мә. Кире чыршы булды ахры бу.
Елмай: Нишлибез инде хәзер.
(Шалай бер яктан икенче якка күчеп йөри, нишләгәнен аңламыйча Елмай аның артыннан кабатлый)
Елмай (кисәк кенә): Тукта! (Шалай сикереп куя) Нишлисең син!?
Шалай: Куркыттын бит.... Яңа сүзләр уйлыйм.
Елмай: Әәәәә, миндә булышам алайса.
Шалай: Белдем! Әйдә матур сүзләр өстәп карыйк әле.
Елмай белән Шалай кычкыра:
Чыршы, чыршы кабын әле син
Утларыңны балкыт әле син Зинһаааар өчен.
Елмай: Ишетмәде... Дусларым булышыгыз әле.
Чыршы, чыршы кабын әле син
Утларыңны балкыт әле син Зинһаааар өчен.
Чыршы:
Ярар инде кабынам
Утларымны балкытам
Менә бер җыр да җырласагыз, бигрәк тә шәп булыр иде.
Шалай: Ансыда булыр. Җырлыйбызмы балалар.
Чыршыга җыр башкарыла.
Елмай: Балалар, кыш бабай белән кар кызы күренми, әллә юлны таба алмыйлар инде.
Шалай: Ишетәсенме, дустым?!
Ниндидер тавыш килә,
Әллә кунаклар килә?
Шүркә килеп керә
Шүркә: Исәнмесез, дусларым. О вакытында килдем мин. Нинди шәп чыршы.
Шалай: ничек шәп итеп кабындырганны белсәң икән. (пышылдап) Үпкәләтә генә күрмә.
Шүркә: (чыршыны әйләнеп йори, мактый) Бигрәк матур, уенчыклары бигрәк күп, үзенә килешеп тора да инде.
Чыршы: Менә бит, бөтенләй икенче төрле. Миңа бу кунак бик ошады.
Шүркә: (аптырап) Ой, ничә чыршы күреп, сөйләшә торганын беренче очратуым.
Елмай: Ник аптырыйсың яңа ел маҗаралары бу, Шүркә дус. Безнең Кыш бабай белән Кар кызы күренми бит әле.
Шүркә: Сез нинди заманада яшисез соң. Күренми дип торасыз. (кесәсеннән телефон чыгара) Хәзер шалтыратам. Күрерсез дә, ишетерсез дә.
Экранда Кыш бабай белән Кар кызы күренә.
Шүркә: Исәнме бабакай. Сезне монда 211 нче балалар бакчасында бик көтәләр, сез кайларда соң?!
Кыш бабай: Килергә чыктык дусларым тиздән килеп җитәрбез. Тик менә бер хәбәр генә борчуга салды. Эт дустыбыз югалды бит. Аны табырга кем булышыр инде.
(Убырлы карчык очып килгән тавыш ишетелә, тавыш беткәч, видеода Кыш Бабай белән кар кызы артыннан күзәткәне күренә)
Кар Кызы: Бабакай кая әле тылсым таягыңны бир. Мин аны бераз кар бөртекләре белән бизәп алам. (таякны ала да читкә китеп кар бөртекләре белән уйный, таякны бизәгәнен күрсәтә)
(Кар кызы таякны бизәгәндә, кызларга кар бөртекләре биюен башкарырга тәкъдим итәргә була)
(таякны бизәп бетергәч тавыш ишетелә)
Убырлы Карчык: Әхә, шәп булды бу. Кар кызын да таякны да алып китәргә була. Тәк тәк тәк... берседә күрми ахрысы, киттем. (кар кызын бәйли, таякны кулына тота да кача)
Шалай: Нәрсә булды бу?! Кар кызын урладылар бугай ич....
Шүркә: Шулайрак булды ахры, хәзерге заманда бар да бар, табарбыз без аны, әле Кыш Бабай киләсе ел хуҗасы эт күренми дип әйтте бит.
Елмай: Туктагыз әле дусларым. Кыш Бабай бер үзе калды бит...Кар кызыннан башка юлны таба алырмы, таягын да урладылар бит.
Шүркә: Менә сиңа яңа ел. Менә сиңа маҗаралар.
(Шул вакыт экран кушыла, Убырлы карчык “Качырга кирәк, тизрәк качырга, Кар кызын качырырга”—дип, бина эченә керә (балалар бакчасына керә), экран сүнә...)
Икенче яктан кунакларны (әти-әниләрне) этеп-төртеп, юл да калдырмаганнар дип ачуланып Залга Убырлы карчык, бәйләнгән Кар кызын алып керә Убырлының кулында Кыш бабайның таягы. Кергәч аптырап кала.
Убырлы карчык.ай-ай ай дөрес җиргә качмадым әле мин, монда бигрәк күп кеше , басыр урында калмаган, тиз генә китим мин моннан. (кире борылмакчы була.)
Шалай. Туктагыз әле туктагыз
Бу ни кылануыгыз.
Нигә кар кызын урлап,
Бәйрәмне сез бозасыз.
Убырлы карчык.Менә хәзер күрерсез,
Ник икәнен белерсез.
Әбиегездән башка гына
Бәйрәм итеп йөрисез.
Имеш бәйрәм итәләр
Күп бүләкләр көтәләр.
Ә мине бәйрәмгә чакырып та тормадылар.
Елмай: Туктагыз әле нигә болай шаулашасың әбекәй.
Әйдә-әйдә үтегез
Бергә бәйрәм итербез.
Кар кызы да бар бит эле
Аны да сез чишегез.(Убырлы кар кызын чишә)
Кар кызы. Исәнмесез дусларым!
Мин Кар кызы! Кар кызы!
Кыш бабайның йолдызы.
Бу бәйрәмне яратам.
Барчагызга шатлык таратам.
Борчыдым, көттердем. Менә бу явыз урлап качты мине. Кыш бабай урманда берүзе калды, бик карт инде юлны таба алыр микән, бик борчылам.
Шалай. Хөрмәтле Кар кызы. Син борчылма. Без Кыш бабайны каршы алырга берәрсен җибәрербез. Кыш бабайны табып китерерләр.
Без менә бу экраннан Убырлының бөтен кыланмышларын күреп тордык .
Убырлы карчык: Күргәннәр! Харап булдым! (тезләнә, гафу үтенә) Зинхар гафу итегез мине, мин башка алай эшләмәм. Минем дә бит бәйрәм итәсем килде. (елый).
Кар кызы. Ярый гафу итәрбез, әйдә тор.
Елмай: Шүркә кил әле, әйдә Кыш бабайга ярдәм эзлик.
Шүркә: Хәзер табабыз,бер дә борчылмагыз. Мин бу җирләрне беләм. Шунда якын тирәдә Галим дус яши. Хәзер элемтәгә чыгам, ул Кыш Бабайны китерер.
(телефон номеры җыя, сөләшәләр)
-Аллло Галим дус. Кыш Бабай бер үзе сезнең кварталда аптырап утырып калды, син аны тап зиңхар. Сезне бәйрәмдә көтеп калабыз.
-Хәзер Шүркә дус эзләп табам да, килеп җитәрбез.
Шалай: Монсы булды ди, ә Эт дустыбызны кайдан эзлибез.
Шүркә: Белмим ич дустым, соңгы тапкыр кайда күргәннәр соң аны?
Елмай: Мин белмим.
Шалай: Мин дә белмим.
Шүркә: Ишетәсезме кемдер килә.
(бии бии әтәч керә)
Әтәч: Исәнмесез. Кикрику-у-у-ук.... Мине көтәсезме дусларым...Инде ничек үскәнсез, танып та булмый үзегезне. Нигәдер бик моңсу күренәсез, нәрсә булды?
Елмай: Киләсе ел хуҗасы эт югалды бит.
Әтәч: Әәәә вакытында килгәнмен икән. Борчылмагыз мин бердә армадым... эт урынына үзем булам.....
Шалай: Алайда буламы?!
Шүркә: Сез нәрсә инде, һәр әйбернең үз урыны, һәр кешенең үз тормышы.
Эт елы килә, димәк эт үзе кирәк.
Кар кызы: Дөрес әйтәсең дустым.
Әтәч: Эт,Эт хаман...аның бит карар җиредә юк. Күрегез мин нинди матур койрыгым төрле төсле, тавышым моңлы.... Матур итеп киенәм, ә ул этегез бәйрәмгәдә соры костюмын кигән.
Елмай: Әтәч дус... син этнең кайда икәнлеген беләсең ахры?
Әтәч: (читкә карап) Юююк, белмим, күптән күркән юк.
Шалай белән Шүркә: Ялганлама дөресен әйт.
Кар кызы: Әтәч дустым, әйт дөресен. Кыш бабайдан дөреслекне яшерә алмассың.
(шул вакыт экран кушыла)
Экранда Галим белән Кыш Бабай.
Галим: Исәнмесез дусларым, Кыш бабайны мин таптым, тиздән килеп җитәрбез.
(машина туктаткан күренеш күрсәтелә, Кыш бабай белән Галим машинага утырып 211 нче балалар бакчасына юл тоталар).
Кар кызы: тиздән килеп җитәрләр. Я этәч дус әйтер сүзен бар бугай.
Әтәч: (читкә карап) Бетте баш...
Әәәә искә төште, минем бит барасы җирләрем бар иде. Киттем мин дусларым.
Шүркә: Тукта, кая качмакчы буласың.
Әтәч: Кар кызы гафу ит. Эт бит миндә, читлектә утыра. Кайтып алып килим үзен.
Шүркә: Кая үзем барып киләм, я китерсеңдә югалырсың.
Убырлы карчык: Шүркә дус тиз генә очыртып кына алып барып кайтам сине, әйдә утыр арбага.
Шүркә: арбага?!
Убырлы карчык: Ник заманадан калышып булмый бит инде. Минем дә себеркем бик модный, арбалы.
Әтәч: Менә читлек ачкычы, менә адрес шуның буенча навигатор алып барыр.
(телефонда аудиоязма кушыла, маршрут алдан язылып куела
Алга таба, тиздән сулга борыласы була, сулга борылыгыз һәм башкалар... (Сәхнәдән чыгып китәләр) Килеп җиттегез!)
Экран кушыла: (видеода)
Шүркә белән Убырлыны күргәч эт бик шатлана.
Эт: Кечкенә генә читлектә утырып бик арыдым, ярый әле килдегез.
(читлекне ачалар, балалар бакчасына кайтарга кузгалалар, экран сүнә)
Елмай: (тәрәзәгә күз салып) Капка янына машина килеп туктады. Кыш бабай белән Галим килеп җиттеләр ахры.
Залга Галим белән Кыш бабай җырлап килеп керәләр.
Кыш бабай:
Исәнмесез, балалар!
Килдем ерак-ерактан.
Салкын, карлы төньяктан.
Көтүегезне белдем,
Кар-буран алып килдем.
Бигрәк зур үсеп киткәнсез, сезне танып та булмый. Барыгыз да бик матур, зур кызлар, зур егетләр булгансыз.
Ай-яй бүлмәгез бигрәк матур, чыршыгыз да балкып тора.
Шалай. Исәнме Кыш бабай, сине сагынып көттек. Ерак юллардан бик арып килгәнсеңдер, менә шунда Кар кызы белән утырып торыгыз.
Кыш бабай: Син монда мени кызым, сине күрмәдем бит. Убырлы урлап китте, үзе кая соң әле.
Кар кызы: Ачуланма бабакай, гафу үтенде инде ул. Менә әле Шүркә дус белән этне коткарырга киттеләр, кайтып киләләр инде.
Кыш Бабай: Этне коткарырга?! Ул кайда булган?!
(Әтәч чыршы артына кача)
Кар кызы: Әтәч дустыбыз читлеккә бикләп куйган бабакай.
Кыш бабай: (ачуланып) Әтәч!
Әтәч чыга, гафу үтенә.
Кыш бабайга җыр башкарыла, шигырьләр сөйлиләр.
Шүркә белән Эт керә
Шүркә: бездә килеп җиттек.
Эт: Исәнмесез балалар!
Килеп җиттем миндәген
Яңа елда яңача,
Минемчә булыр барда.
Үпкәләтмәм берсендә
Хау, хау, хау! Кайда ул явыз әтәч....
Кыш бабай: Шаулама дустым. Яңа елга тавыш белән кермик әле.
Балалар һәм геройлар әйлән бәйлән уйныйлар.
Кыш бабай. Күңелле булды бәйрәм,
Уйнадык әйлән-бәйлән.
Матур җырлар җырладык,
Кунак булып туймадык.
Тик китәр вакыт җитте.
Көтә безне янә юл.
Рәхмәт сезгә, балакайлар,
Котлы булсын Яңа ел!
Шалай: Рәхмәт, бабай, сүзләреңә,
Бик матур теләкләрең.
Алып килдем дигән идең
Кайда соң бүләкләрең?
Кыш бабай. Менә сиңа мә! Бүләкләр калган мәллә...
Музыка уйный. Убырлы карчык керә.
Убырлы карчык: Таптым, таптым мин аларны, калганнар бер агач төбендә.
Бүләкләр өләшәләр. Яңа ел маҗаралары шуның белән тәмамлана.
Сабирова Айгөл Марсель кызы