Яңа елга күчтәнәч
Шамил бн Камил – күршеләр. Яңа ел бәйрәменә күчтәнәч булсын әле дип, киттеләр болар балыкка. Шамил бабасының киез итеген, Камил әбисенең итеген киде. Тиштеләр болар бәке. Салдалар кармакларын. Көттеләр – көттеләр – балык эләкмәде. Болар тагын көттеләр. Эләгер дип өмет иттеләр. Шаулашмыйк, − диде Шамил. Шулай шул, − диде Камил,...
Шамил бн Камил – күршеләр. Яңа ел бәйрәменә күчтәнәч булсын әле дип, киттеләр болар балыкка. Шамил бабасының киез итеген, Камил әбисенең итеген киде.
Тиштеләр болар бәке. Салдалар кармакларын. Көттеләр – көттеләр – балык эләкмәде. Болар тагын көттеләр. Эләгер дип өмет иттеләр.
Шаулашмыйк, − диде Шамил.
Шулай шул, − диде Камил, − алайса, балык кача.
Селкенмичә утырсак, бер эләгер, ичмаса.
Малайлар кармакларын тагын салдылар, салдылар да бүкән кебек катып калдылар. Көттеләр − көттеләр – балык капмады.
Шаулашмыйк, − диде Шамил.
Шулай шул, − диде Камил,-безнең тавышка килсеннәр. Зурысы капсын, вагы качсын.
Малайлар кармакларын яңадан салдылар, кычкырып сөйләшеп тә алдылар.
Шамил алды кармагын – буш чыкты. Камил алды кармагын – аның эше икеләтә «шәбрәк» булып чыкты, балыгы да юк, кармагы да.
Мин киттем, – диде Камил, сикереп торды. Аннан лып итеп әрҗәсенә утырды.
Мин дә , – диде Шамил, сикереп торды. Ул да лып итеп әрҗәсенә утырды.
Капты , – диде, Шамил,– капты, бабай итеге бозга катты!
Минеке дә капкан, – диде Камил, – әби теге бозга каткан!
Озак маташтылар малайлар. Итекләрен йолыктылар − тарттылар, боз өстендә дүрт олтан калдырып, арып-талып өйләренә кайттылар.
Ринат Мөхәммәдиев
Фото: pixabay.com