Тылсымлы сүзләр
Иртән әни уята: – Улым, хәерле иртә! Шул тылсымлы сүз мине Көн буе саклап йөртә. Әби мәктәпкә озата: – Улым, дип, хәерле юл! Әбием изге күңелле, Гел хәерле була юл. Мәктәпкә килеп кергәч тә Телимен: “Хәерле көн!” Әллә шуңа әйбәт кенә Хәерле уза бу көн. Кичен әти каршы ала: – Хәерле кич,...
Иртән әни уята:
– Улым, хәерле иртә!
Шул тылсымлы сүз мине
Көн буе саклап йөртә.
Әби мәктәпкә озата:
– Улым, дип, хәерле юл!
Әбием изге күңелле,
Гел хәерле була юл.
Мәктәпкә килеп кергәч тә
Телимен: “Хәерле көн!”
Әллә шуңа әйбәт кенә
Хәерле уза бу көн.
Кичен әти каршы ала:
– Хәерле кич, улым, - дип.
Бергәләшеп уйнаганда,
Хәерле уза кич бик.
Гап-гади инде үзләре,
Катлаулы түгел һични.
Әмма хәерле итәләр
Иртәне, көнне, кичне.
Мин шушындый сүзләр беләм.
Син дә беләсең микән?
Хәерле юл! Хәерле көн! –
Тылсымлы сүзләр икән.
Йолдыз