18 ноября 2025 15:08
18 ноябрь – Кыш бабайның туган көне
Аның туган көнен халык элек-электән һава торышы суынуына карап билгеләгән.
Нәкъ менә 18 ноябрьдә Бөек Устюгта, Кыш бабай яши торган урында, беренче көчле салкыннар башлана. Бу көнне шәһәрдә зур чыршы куела, аның тирәли әйлән-бәйлән уеннар оештырыла. Шулай итеп, көтеп алынган Яңа ел бәйрәменә әзерлек башлап җибәрелә.
Ә Яңа елның иң матур һәм алыштыргысыз гадәтләренең берсе — Кыш бабайга хат язу. Һәр хат — күңелдән чыккан кечкенә генә могҗиза ул. Балалар белән бергә язу өчен хат үрнәген калдырабыз.