09 июня 2024 10:18
9 июнь - Халыкара дуслар көне.
Дуслык турында мәкальләр.
• Балык - сусыз, кеше дуссыз тора алмый.
• Башка ягылганда яклый алган дус булыр.
• Дустын онытканның үзен дә онытырлар.
• Дуслык авыр вакытта беленә.
• Дусты күп кеше - дала, дусты юк кеше - уч төбе.
• Дустың өчен сөен.
• Дуслык көлгәндә беленми, бөлгәндә беленә.
• Дус байлыктан кыйммәт.
• Ил өстендә илле дустың булсын.
• Кешенең иң зур дәүләте - чын дусты.
• Матурлык - бер көнлек, дуслык- гомерлек.
• Дуссыз кеше - тамырсыз агач.