Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
17 ноября 2024 15:57

Абдулла Алишның «Ил гизүчеләр белән хәйлә сөючеләр» әкияте буенча.

Фассахова Гөлсинә Нургаяз кызы, Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «Зәңгәр вагон» балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе.

Алып баручы

Әтәч белэн тавык күптәннән гомер кичерделәр, бик тату яшәделәр, hич бер вакытта да бер-берсенә каршы сүз әйтешмәделәр. Көннэре дә, төннәре дэ матур гына акты, таң алдыннан әтәч канатларын какты. Ашау-эчүләре дә мул иде. Тавык та бик уңган иде, йомырканы күп салды.

Шулай да алар гел бер төсле тормыштан туйдылар, дөнья күрергә,  ил гизәргә дип юлга чыгарга жыеналар.

Тавык:  - Әтәчем, матурым, ашыйбыз да эчәбез, ашыйбыз да эчәбез. Гел өйдэ утырабыз. Туйдым мин, әйдә урманга барабыз.

 Әтэч: - Әйе шул, дөрес эйтәсең, дөнья күреп кайтыйк

Тавык:  - Мин хәзер үк җыенам.

Әтәч: - Исән сау барып кайтыйк!!!

Дуслар белән кунелле,

Яшәве рәхәт.

Дустым булганын өчен

Сина зур рәхмәт.

Син минем якын дустым,

Мин синен дустын.

Яхшы hэрвакыт янда

Булганы дусның!

 

Бара-бара яшел урманга барып життеләр, бернигә карамый, батырланып, куе урман эченә кереп тә киттеләр. Әнә ничек, жилгә баш бөгеп, ботаклар селкенәләр, алар арасыннан кызыл жимешлэр куренәләр.

 - Әтәчем, матурым, кара нинди тәмле, кызыл, чиста җимеш,  Минем аны ашыйсым килә.

Тавыкнын теләген утәмичә ярамый, әтәч, бернигэ карамый, ботак сындырырга тотына. Шул вакыт яфрак астындагы оясыннан куян чыга да әтәч каршына килеп утыра:

  Әтәч: - Ай, ай, ай... качыйк моннан, качыйк моннан. Нинди усал хайван яши монда?

 Тавык: Кыткы-так, кыткы- так...тизерәк йогерик.

Жил искән саен, ботаклар селкенәлэр, ботаклар селкенгәч, яшел яфраклар тирбәләләр, алар арасындагы тәмле чикләвеклэр куренәлэр.

Тавык: - Әтәчем, матурым, кара нинди тәмле чикләвек. Алып бир әле бер-ике ботагын.

Әтәч “Сындырам!” – дип, ботакка килеп кенэ тотына, караса, ботакта зур койрыклы тиен чикләвек ашап утыра.

Тиен  - Әй, кем ул, кем монда йөри, кем минем агачны сындыра?

Әтәч: - Ай, ай, ай... качыйк моннан, качыйк моннан. Нинди усал хайван яши монда?

Тавык: Кыткы-так, кыткы- так, тизерәк йөгерик.

Жил каты итеп исә, кай ара ботаклар белэн шаяра. Агач тобендэ уләннэр котырып ускәннэр, алмагачтагы эче алмалар кызарып пешкәннэр. Тавык инде тузә алмый, этэчтән ялварып соры

Тавык: - Әтәчем, матурым, кара нинди тәмле, кызыл, баллы алма. Алып бир әле мина.

Әтәч батырланып алма ботагын сындырырга тотына. Шул вакыт оясыннан Төлке чыга.

Төлке:

Мин матур, мин чибэр,

Узем бик тә хәйләкәр.

Кемдә мондый койрык бар?

Әйтеп бир белсәң әгәр.

 

Төлке:

- Исәнмесез! Хәерле көн! Рәхим итегез! Кунак булырсыз.

(Өстәл янына утыралар)

 Тәмле чәй эчәбез, ботка ашыйбыз, чәк-чәк, өчпочмак.

Дамир Әтэч- Кара эле, нинди әйбәт, акыллы хайван.

Төлке:

- Әй, аш тәмле була.

Тавык: - Нәрсә дисең дустым?

Төлке:

- Мин хәзер киләм.

Тавык белэн әтэч бик тәмләп чэй эчәләр, ашыйлар, тамаклары туйгач, кәефләнә дэ башлыйлар. Әтәч бигрәк тә кыза, гармунда көй суза.

 

Әтәч гармун уйный, тавык бии.

Куян: - Нишлисез Һаман монда?  Йөгерегез, качыгыз. Төлке сездән тәмле аш пешерә.

Әтәч: - Кит инде, юк инде. Ул әйбәт, безне каршы алды.

Куян: - Эйййй....(кулын болгап китте).

Тиен  : - Бу өйдән тизрәк качыгыз. Төлке бик хәйләкәр, ул сездэн аш пешерэ.

Әтәч өстәл астына кузен салса, шак катып кала. Остәл асты кайчандыр бик тирән булган, ләкин ул хэзер тавык йоны белэн тулган.

Әтәч: - Ай харап булганбыз, бик ялгышканбыз, тизрэк-тизрэк бу өйдэн чыгып качарга кирэк.

Бүре: - Ай, тәмле аш ашыйбыз. Тамак туяр, һәл керер, яшисе килеп китер.

Төлке: - Кайда сез дусларым...Этәчкәй...Тавыккай.?

Бүре: - Әллэ качканнар инде? Киттек эзләргә.

(Бүре белэн Төлке йөгереп китәләр урманга )

          

Барысы бергә уйныйлар

 

Без йөрибез әйләнеп

Син уртада, Әтәчкәй,

Син нишләсәң, ни кылансаң

Без кыланырбыз шулай

 

Бер болай, бер болай

Йә, кыланыгыз шулай.

Бер Болай бер болай, аны эшләү бик уңай.