31 марта 2024 10:55
Җәнлекләр
Мәрзия Фәйзуллина шигыре
Куркак куян, болан, поши,
Төлке, аю һәм бүре –
Кышкы туннарын салалар
Яз җитүгә һәрберсе.
Җәнлекләрнең йон койганын
Кызылтүш күзләп тора
Һәм, аларны ваклап ташып,
Бик матур оя кора.