Әтәч үзенең гаиләсе белән
шегалдында әтәч йөри. Башында — кызыл кикрик, ияк астында — кызыл сакал. Әтәчнең борыны өтерге сыман, бизәкле койрыгы түгәрәкләнеп тора, аягында — типкеләр. Әтәч көчле аяклары белән чүп өемен тарата, чебешләрне, тавыкларны чакыра:
И Тавыкларым, җан кисәкләрем! Чуаркайлар! Матуркайлар! Каракайлар! Сарыкайлар! Чебешләрегез белән бергә җыелыгыз, мин сезгә җим әзерләп куйдым! Тавыклар чебешкәйләре белән бергә җыелышалар, кытаклашалар да җимне бүлешә алмыйча сугыша башлыйлар. Әтәч тәртипсезлекне бер дә яратмый. Ул шунда ук гаиләсен килештерергә тотына. Берсенең башыннан чукып ала, икенчесенең маңгай йоныннан йолкый, ә үзе шул арада җимне ашап та куя. Ә аннары читәнгә кунып, канатларын кагып, бар тавышына кычкырып җибәрә: — Кикрикүк!
Константин Ушинскийдан