09 декабрь 2025 15:32
Баланы һава торышына карап киендерегез
Иң мөһиме — балага җылы булсын, әмма артык эссе булмасын. Күп кат кием баланың тирләвенә, аннан соң туңуына китерергә мөмкин. Бу исә салкын тиюгә юл ача.
Иң уңайлысы — «өч катлы» киенү кагыйдәсе:
аскы кат — уңайлы һәм сулыш ала торган,
урта кат — җылыны саклый,
өске кат — җилдән һәм кардан яклый.