10 января 2024 13:37
Бармак уеннары
Бармак уенарында һәр бармакка исем кушыла. Чәнти бармак — баланың үз роле.
– Бармак, бармак,
Кайда булдың?
– Бу абый белән Урманга бардым.
Бу абый белән Кырда йөгердем.
Бу абый белән Ботка ашадым.
Бу энем белән Җыр җырладым.
Олыга – утын ярырга,
Ә сиңа – чыгып алырга,
Уртага – мичкә ягарга,
Ә сиңа – казан асарга,
Чәнтигә – җырлый башларга,
Дусларның күңелен ачарга.