Батыр Әтәч турында әкият.
Зөлфия Кәрим кызы Йосыфалиева.
Борын-борын заманда, бер яшел авыл читендәге матур ишегалдында Батыр исемле Әтәч яшәгән. Ул гади әтәч булмаган: аның каурыйлары алтын сыман ялтырап торган, ә башындагы таҗы кып-кызыл асылташтай җемелдәгән. Иң мөһиме — ул бик кыю һәм гадел булган, һәрвакыт үз ишегалдындагы тавыкларны, чебиләрне саклаган.
Бервакыт бу авылга урмандан хәйләкәр Төлке килгән. Ул бик ач булган һәм ишегалдына кереп, кечкенә чебиләрне урларга ниятләгән. Төлке койма артына яшеренгән дә, иң нәни чебине каурыйларыннан эләктерергә дип ыргылган.
Чеби куркуыннан чыелдап җибәргән. Бу тавышны ишетү белән, Батыр Әтач бер секунд та уйлап тормаган. Ул канатларын җилпеп, зур кыюлык белән койма өстенә очып менгән һәм үзенең көчле тавышы белән бөтен авылга "Кикрикүү--үк! Ишегалдына дошман килде!" дип кычкырган.
Төлке әтәчнең мондый кыюлыгыннан һәм көчле тавышыннан каушап калган. Ә Батыр Әтәч коймадан туры Төлкенең борынына очып төшкән дә, аны үткен томшыгы белән чукырга тотынган. Шул ук вакытта ишегалды сакчысы — тугры эт Акбай да уянып, Төлкегә каршы өрә-өрә йөгереп килгән.
Хәйләкәр Төлке котычкыч курыккан. Ул чебине бөтенләй онытып, үз җанын коткару өчен урманга таба сыптырган. Каурыйларын да җыя алмыйча, артка борылып та карамыйча качкан.
Шул көннән ишегалдында тынычлык урнашкан. Кечкенә чебиләрне беркем дә рәнҗетә алмаган. Авыл халкы һәм барлык кош-корт Батыр Әтәчне тагын да ныграк хөрмәт итә башлаган. Ул исә һәр иртәдә койма өстенә чыгып, кояшны каршы алган һәм үзенең туган авылын саклавын дәвам иткән.