27 июль 2026 13:13
Безнең ишегалдында
Әтәч «Кикрикүк!» — дип, таң белән Йокыдан уятучы. Ул — иң иртә торучы Һәм иң иртә ятучы.
Үрдәк
Күлгә таба йөгерә,
Җиргә басып лап та лоп.
Күпләп су эчә, ашый,
«Бак-бак», — диеп мактанып.
Каз
«Кыйгак-кыйгак» килә дә
Бермәлгә уйга кала.
Шәп итеп суда йөзә
Һәм бераз оча ала.
Дуңгыз
Дуңгыз рәхәткә чыккан:
Һаман җирне актара.
«Мырык-мырык» сөйләнә,
Ә борыны кап-кара.
Сарык
«Бә-ә-ә!» – ди сарык.
Әтием
Аңа печән, он бирә.
Оекбаш, бияләйгә
Сарыгыбыз йон бирә.
Ат
«Иһа-һа-һай», - дип кешни,
Арба тарта, йөк ташый.
Чабышка да чыга ул,
Аннары солы ашый.
Ленар Шәех