Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
20 июнь 2026 14:40

Бөдрә чәчле кыз

Чукот халык әкияте

Аю белән Төлке яр буенда балык тотып утыралар икән. Болар янына тузган чәчле бер кызчык килеп туктаган. Төлке: — Һай, балыкларны качырып бетерә инде бу, — ди һәм кызчыкны үзләре яныннан куып җибәрмәкче була. — Чәчеңне дә тарамагансың, кит моннан! Шапшак! — Курыкма. Бөдрә чәчле бу кызчык бик акыллы! Уйнап йөри торгач, кызчык туңа башлый. Аю, өстеннән тунын салып, кызга киерткән дә: — Ах, нинди матур! Нәкъ тә минем кызым кебек! — дип сок-ланып бетә алмый икән. Бераздан кызчык өенә кайтып китә һәм әнисенә барысын да сөйләп бирә. Аюны кунакка чакыралар. Кунак озак көттерми, килеп тә җитә. Түр башына утырып, чәй эчә, туйганчы балык ашый, өстәвенә тәмле-томлыны биреп тә җибәрәләр моңа. Менә Аю алпан-тилпән кунактан кайтып килә. Берзаман күтәрелеп караса, каршысында Төлке тора. — Шулкадәр балыкны кайдан алдың? — ди ул. — Бөдрә чәчле кызчык бирде. Төлке шунда йөгерә. Килсә — ишек бикле. — Бөдрә чәч, ач ишегеңне! Балык бир миңа! — дип ялына Төлке. Бөдрә чәчле кызчык эндәшми дә икән. Төлкенең, кычкыра-кычкыра, тамагы карлыгып бетә. Нишләсен, ишек төбендә тора-тора да кире китәргә мәҗбүр була ул. Аңа балыкның койрыгы да эләкми.