05 июня 2025 10:57
Бүген
Рәшит Бәшәр шигыре
Алсу җил таң нурларын
Сибеп китте тәрәзгә.
Урынымнан торалмый
Яттым әле беразга.
Нәрсәдер чаж-чож итә,
Әй исләре, исләре!
Искә төшерә өйдә
Бәлеш пешкән кичләрне
Миңа карап елмая
Матур йөзле әбием.
Сөлгегә кулын сөртә
Ак яулыкны әнием:
— Юын, чистарт тешеңне,
Матур итеп киен! — ди, —
Бүген татар бәйрәме —
Гает көне бүген! — ди.
Тордым, кердем кухняга.
Камыр шулай, чыжылдап,
Табага төшә икән,
Кетер-кетер кетердәп,
Йөгердем юынгычка.
Мин бәләкәй татарга
Ярамый мондый көнне
Озак йоклап ятарга.