Бүләк кемгә?
(Татар халык әкияте)
Бервакыт Кояш елның дүрт фасылын — Көзне, Кышны, Язны һәм Җәйне — үзенә чакырып алган. — Сезнең кайсыгыз матуррак, кайсыгыз эштә батыррак? Шуңа бүләк бирәм, — дигән. Ә бүләк бик затлы икән — уч тутырып, йолдыз бирергә уйлаган Кояш. Сүзне башлый Көз: — Үзегез яхшы беләсез: мин бөтен басуларның уңышын җыйдым, бар дөньяны алтынга күмдем. Кошларны җылы якка озаттым, балаларны мәктәпкә җыйдым. Бүләк миңа тиеш! — Әллә мин эшләдемме аз? — дип сикереп тора Яз. — Мин барлык карларны эреттем, басуларга иген чәчтем, кошларны чакырып кайтардым, агачларны яфрак ярдырдым, болыннарны чәчәккә күмдем. Арада иң матуры да, иң булдыклысы да мин! — дигән ул. — Ай-яй, — дигән Җәй, — мине тыңлагыз әле: мин дөньяны яшеллеккә күмәм, чәчәкләр үстерәм, игеннәрне өлгертәм, җимешләрне пешерәм. Әллә мин иң матурыгыз түгелме? — Артык күп түгел минем эш, — ди тыйнак кына Кыш. — Мин җирне ял иттерәм, киләсе уңыш өчен карлар ташыйм, дөньяны ап-акка буйыйм, балаларны чана, чаңгы шуарга ча218кырам. Мин дә ямьсез түгел. Минем чыршыларымны, кар бөртекләремне, мамык бәсләремне яраталар. Тыңлап-тыңлап торган да Кояш, бүләкне бу дүртәүнең берсенә дә бирә алмаган. Йолдызларны ул күккә сипкән. «Әнә барыгызга да!» — дигән. Йолдызларны елның бер фасылы да үзенә ала алмаган. Алар һәрвакыт — яз да, җәй дә, көз дә, кыш та балкып янала