Чыбык ашату
Батулла
Аю баласы Әппәс гел киреләнә. Өйдәгеләр ашарга утыра башласа көйсезләнә, елый, ди. Әнисе дә, әтисе дә аптырап беткәннәр. — Миңа бал кирәк, миңа конфет кирәк, миңа туңдырма-маружный кирәк! — дип, Әппәс әти-әнисенең теңкәсенә тиеп беткән. — Балыбыз юк бит, балам, әнә кәбестә аша! — ди әтисе. — Мин кәбестә яратмый-йм! — ди Әппәс. Башка аю балалары белән әти-әнисе кәбестәне ашап бетергәннәр, ди. — Миңа кәбестә калдырмагансыз! — дип, Әппәс тагын елый башлаган. — Әнә кишер аша, ул да баллы бит! — дигән әнисе. — Мин кишер яратмыйм! — дигән Әппәс. Шуннан кишерне дә ашап бетергәннәр. — Миңа кишер калдырмагансыз! — дип, тагын елый башлаган Әппәс. — Алайса, шалкан аша! — дигән абыйсы Әппәскә. — Мин шалкан яратмыйм! — дигән Әппәс. Шуннан шалканны да ашап бетергәннәр өйдәгеләр. — Миңа шалкан калдырмагансыз! — дип акыра башлаган Әппәс. Шуннан әтисе белән әнисе базарга чыгып бал, конфет, кәбестә, кишер, шалкан, тагын әллә никадәр яшелчә, баллы нәмәстәләр алып кайтканнар да: — Мә, киребеткән Әппәс, җаның ни теләсә, шуны аша! — дигәннәр. — Хәзер инде ашыйсым килми-и! — дигән Әппәс. — Мә, алайса, чыбык аша! — дип, әтисе Әппәсне бик каты ачуланып йокларга яткырган. Син дә аю баласы Әппәс кебек кире булма инде. Аның хәленә калма, бәбкәем, безнең белән аша. Ашаганнан соң, битеңне юарсың, авызыңны чайкарсың, аннан соң йокларга ятарсың, яме!