Дөресе аның шулай...
(Нәни хикәя)
Әтисе кызын балалар бакчасыннан алган. Сөйләшәсөйләшә, өйләренә кайтып баралар. — Кызым, бигрәк күп сорау бирәсең, һаман мине сөйләндерәсең, тәмам арыттың бит, — ди әтисе. — Менә хәзер мин сиңа сорау бирим әле. Син җавап бир. Рәхәтләнеп сөйлә. — Нәрсә сөйлим? — ди кызчык. — Бүген бакчада нинди уеннар уйнадыгыз? Шуны сөйлә, — ди әтисе кызына. — Без бүген бакчада кулга-кул тотынып, түгәрәк ясап, сәйлән-бәйлән уйнадык, — ди кыз. — «Сәйлән-бәйлән» түгел, «Әйлән-бәйлән» уены ул, кызым, — ди әтисе. — Тәрбияче апа да « Әйлән-бәйлән» дип әйтә. Дөрес әйтми. Син дә ялгыш әйтәсең, — ди кыз. — Менә сиңа?! Тәрбияче апаң да дөрес әйтми. Мин дә ялгыш әйтәм... Ничек инде алай? — ди әтисе. — Шуны да белмисез. Үзегез зурлар. Ә без — кечкенәләр, сәйлән кебекләр. Шуңа күрә без «Сәйлән-бәйлән» уйнадык. Дөресе аның шулай, — ди кыз.
Рөстәм Мингалим