Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
26 марта 2025 14:40

Җиңү көненә шигырьләр

Быел Бөек Җиңүгә 80 ел. Шул уңайдан балаларга җиңү турында шигырьләр.

Минем бабай

Минем бабам — капитан, 

Сугышта булып кайткан. 

Күкрәк тулы орденнар,  

Медальләр алып кайткан.

Безнең илдә һәр бала 

Уйнап-көлеп йөрсен дип, 

Хәвеф-хәтәр күрмәсен, 

Тыныч булып үссен дип,

Бик күп сугышкан бабам, 

Дошманны җиңеп кайткан. 

Үзе белән ул безгә 

Тынычлык алып кайткан.

Эльмира Шәрифуллина

Батыр булам

Бабаем медальләрендә

Кояш нурлары уйный.

Аның шикелле үк, мин дә

Батыр булырга уйлыйм.

Ләкин сугышны яратмыйм,

Килми аны күрәсем.

Килми минем япь-яшь килеш

Яу кырында үләсем.

Бабама охшыйсым килә, 

Хыялым ерак китә. 

Хезмәт батыры булырмын, 

Тынычлыкка ни җитә?!                                           

Йолдыз

Рәхмәт әйтә сиңа кызың

Уеннарымны онытып,

Кулларыма чәчәк тотып

Киләм, бабай, яннарыңа.

Сөйләвеңнән кем дә туймый,       

Мин дә сине тыңлый-тыңлый       

Утырыйм әле алларыңа.

Сугышларда булгансың син,        

Дошманнарны кугансың син,        

Узган юлың ай-һай озын.

Илгә тугры калган өчен,

Батыр исеме алган өчен       

Рәхмәт әйтә сиңа кызың.                                                             

Энҗе Авзалова 

Бабам истәлеге

Шактый еллар үтте инде          

Бабаемның вафатына.              

Юксынганда, мин еш кына     

Медальләрен алам кулга. 

Җансыз тимер медальләрдән 

Дары исе аңкып тора. 

Әйтерсең лә минем алда 

Бабам үзе басып тора.

Бу медальләр сөйли миңа                  

Бабам үткән сугыш юлын.                 

Медальләрнең чыңнарыннан                  

Калтыранып куя кулым... 

Лиана Әмирханова