Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
01 июнь 2026 10:48

Җир йөзенең иң кадерле гөлләре

Зөлфия Йосыфалиева

Сез — тормышның олы хәзинәсе,
Ап-ак кардай гүзәл, пакь җаннар.
Сез елмайсагыз гына бу дөньяда
Ата ала нурлы, ак таңнар.

Бурыч итеп түгел, кадерләп без,
Ант итәбез сезне сакларга.
Юлыгыздагы барлык киртәләрне
Өйрәтербез мәңге атларга.

Җил-яңгырдан сезне гел ышыклап,
Канат булып һәрчак озатырбыз.
Караңгылык якын килә калса,
Якты йолдыз булып балкырбыз.

Иң кадерле дөнья хәзинәсе —
Балачакның гөрләп үсүе.
Олыларның иң зур бәхете бит —
Сабыйларның чыннан көлүе.

Сез үсегез тыныч дөньяларда,
Хыялларга канат кагыгыз.
Без һәрвакыт сезнең янәшәдә —
Сезне яклап торыр барыбыз!