Иртәнге нурлар
Константин Ушинский
Күк йөзенә кып-кызыл булып Кояш килеп чыкты да төр- ле якка үзенең алтын нурларын сибәргә, җирне уятырга кереште. Беренче нур сызылып үтте дә Тургай өстенә төште. Тургай талпынып куйды, оясыннан пырхылдап очып чыкты һәм биеккә-биеккә күтәрелде дә көмештәй тавышы белән өздереп сайрап җибәрде: «Ах, иртәнге саф һавада нинди рәхәт! Нинди рәхәт! Нинди иркен!» Икенче нур Куянкайга төште. Куянкай колакларын селкетеп куйды да, шатланып сикерә-сикерә, чыклы болын буйлап чабып китте. Үзенә иртәнге ашка сусыл үлән эзләп китте ул. Өченче нур тавык кетәгенә төште. Әтәч канатларын җилпеде дә: «Кикрикү-ү-үк!» — дип кычкырып җибәрде. Тавыклар, кытаклый-кытаклый, куначаларыннан сикереп төштеләр һәм, чүп-чарда тибенә-тибенә, суалчан-кортлар чүпли башладылар. Дүртенче нур умарталарга төште. Бер корт кәрәз өеннән чыкты да ояның ишек төбенә кунды, канатларын җәеп җибәрде һәм, хуш исле чәчәкләргә куна-куна, бал җыярга дип очып китте: «бз-з-з-з!» Бишенче нур балалар бүлмәсенә, йоклап яткан бәләкәй ялкау өстенә төште, аның күзләрен чагылдырып җибәрде. Ә ул икенче ягына борылды да тагын йокыга китте.