Юл, тротуар
Безнең тормышыбызны юллардан башка күз алдына да китерү дә мөмкин түгел. Юллар буйлап без кибеткә, балалар бакчасына, мәктәпкә барабыз, ерак-ерак җирләргә сәяхәт итәбез.
Юл автомобильләр өчен булган йөрү өлешенә һәм җәяүлеләр өчен җайлаштырылган тротуарга бүленә.
Юлда машиналар бер якка гына һәм ике якка да хәрәкәт итәргә мөмкин. Машиналар бер юнәлештә генә барсалар, берьяклы хәрәкәт барлыкка килә. Мондый юл аркылы чыгар алдыннан, машиналар килгән якка карарга кирәк. Машиналар бер-берсенә каршы юнәлештә барган очракта икеяклы хәрәкәт барлыкка килә. Машиналар бер-берсенә бәрелмәсен өчен, мондый юлның буеннан-буена аны яртылаш бүлүче ак сызык сызыла. Ике яклы хәрәкәтле юл аркылы чыкканда, башта сулга, ә юлның яртысына җиткәч, уңга карарга кирәк.
Җәяүлеләр тротуардан йөри. Ә тротуар булмаган җирләрдә аларга юл кырыеннан йөрергә ярый. Җәяүлеләр, машина йөртүчегә ерактан күренү өчен, машиналар йөрешенә каршы юнәлештә баралар.
Тротуар 200 ел элек Франция башкаласы булган Париж шәһәрендә барлыкка килгән. Бу вакытта анда өр-яңа театр төзелгән. Илнең бик күп бай кешеләре, кареталарга утырып, яңа бинаны карарга ашыккан. Җәүлеләр өчен аерым юл булмаганга күрә, күп кенә кеше бу көнне театрга түгел, ә хастаханәгә эләккән. Менә шуннан соң театрга илтә торган юлның ике ягыннан зур булмаган җир кисәкләрен аерып алганнар һәм аларны, җир өстеннән бераз күтәртеп, гранит плитәләр белән түшәгәннәр. Аннары шул җиргә «җәяүлеләр юлы», ягъни француз телендә «тротуар» дип язып куйганнар.
Тротуарның уң ягыннан йөриләр. Бу кагыйдә каян килеп чыккан соң? Бик күп еллар элек кешеләр, явыз юлбасарлардан котылу өчен, урамга бары тик кораллы килеш кенә чыккан. Алар уң кулларына кылыч, ә сул кулларына калкан тотып йөргән. Каршыларына барган кешегә юл биргәндә, уң якка чигенеп, үзләрен калкан белән каплый торган булган.
Бүген урамнарда бик күп тротуарларны очратырга мөмкин. Алар җәяү йөрү өчен менә дигән! Тротуар тар булса, кечеләр олыларга, ир-атлар хатын-кызларга юл бирергә тиеш.