Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
29 июня 2024 14:02

Кечкенә Ринат

Ринатның әнисе китапханәче булып эшли. Еш кына әнисе белән кечкенә Ринат та китапханәгә бара.

Ул анда китаплар карый. Әнисе аңа әкиятләр укый. Әкият тыңларга бик ярата шул малай.
Үскәч, дәү булгач, мин дә сиңа укырмын, әнием, яме, ул чакта син тыңлап кына утырырсың! ди.
Ярар, улым, ди әнисе, улының маңгаеннан үбеп.
Ринат янә китаплар карый башлый. Бер дә ертмый ул аларны. Бу хакта китапны ертырга ярамаганны дусларына да әйтә.
Китапны ертмагыз! ди.
Кайберәүләр кебек түгел шул ул, кечкенә булса да, китапны ертырга ярамаганын, синнән соң башкаларның да аны укыйсын белә ул.

Рафис Гыйззәтуллин