Киемнәр
Безнең тормышыбызны киемнәрдән башка күз алдына китереп тә булмый. Син беләсеңме, иң элек кием кешенең тәнен салкыннан, эсседән, җилдән һәм яңгырдан гына саклаган. Ә соңрак аны бизи һәм матурлый да башлаган.
Кешеләр киемне бик күп еллар элек уйлап тапкан. Җылы якларда беренче кием булып пальма яфракларыннан ясалган бил капламасы хезмәт иткән. Ә менә салкын җирләрдә, җил-бураннан саклану өчен, борынгы кешеләр өсләренә хайван тиресен япканнар. Вакытлар үтү белән, кием кисәкләрен бер-берсенә беркетергә өйрәнгәннәр. Энә вазыйфасын очлы хайван яисә балык сөяге үтәгән. Җепләр хайван сеңерләреннән яисә үсемлекләрдән ясалган.
Ә менә беренче ефәк тукыма борынгы Кытайда уйлап табылган. Кытайлылар тут ефәкчеге дигән күбәләк кортының бик күп ашавына һәм нечкә нык җеп җитештерүенә игътибар иткәннәр. Бу җептән нечкә һәм матур ефәк тукыма җитештерелгән. Җитен үләненең сабакларын киптереп эшкәрткәч, җәен тирләтми, кышын туңдырмый торган җитен тукыма барлыкка килгән. Мамык үләненнән киҗе-мамык тукыма ясалган. Дөя, сарык һәм кәҗә йоныннан җылы һәм йомшак киемнәр бәйләнгән.
Борынгы заманнарда ир-егетләрнең һәм хатын-кызларның киемнәре бер-берсеннән бик нык аерылып тормаган. Алар барысы да озын итәкле плащка охшаш кием кигән. Малайлар да, кызлар да озын күлмәктән йөргән.
Ә менә беренче ыштан-чалбарларны күчмә кабиләләр уйлап тапкан. Терлекчелек белән шөгыльләнгән күчмә халыклар йортлар төзеп бер урында яшәмәгән. Көтүләре артыннан бер җирдән икенче җиргә күчеп йөргән. Атка атланып йөргәнгә, аларга озын күлмәк, итәк кию уңайсыз булган. Шулай итеп беренче ыштан-чалбарлар барлыкка килгән. Көнбатыш илләрендә хатын-кызларга чалбар кию катгый тыелган. Ә менә Көнчыгышта, киресенчә, күлмәк астыннан киң һәм уңайлы шаровар кимичә йөрү тәрбиясезлек билгесе дип саналган.
Ә бүген киемнәрнең ниндиләре генә юк! Кем киюенә карап, аларны ир-атлар һәм хатын-кызлар, малайлар һәм кызлар киеменә аералар. Нәниләр, балалар, яшүсмерләр, яшьләр, олылар өчен махсус киемнәр тегелә. Кайсы ел фасылында киелүенә карап, җәйге, кышкы һәм язгы-көзге киемнәр була. Хәзер мәктәпкә йөрү, спорт белән шөгыльләнү, уйнарга чыгу һәм кунакка бару өчен махсус киемнәр бар.
Кием кешене бизәргә дә, аның кыяфәтен бозарга да мөмкин. Үз-үзеңә килешә торган уңайлы кием сайлый белү – бик зур сәләт! Шулай да иң мөһиме – киемнең чиста һәм пөхтә булуы. Кием кешене түгел, кеше киемне бизи. Шуны онытма!