30 апреля 2024 14:31
Кояш, чык, чык, чык!
Шәйхи Маннур шигыре
Яз көннәре килгәндә,
Тау өстендә, чирәмдә
Утырабыз җыйнаулап,
Бишәү түгел, унаулап.
Кояш кача болытка,
Без калабыз суыкта.
Ә безгә җылы кирәк
Су керергә тизрәк.
Әй сорыйбыз кояштан ,
Барыбыз бертавыштан:
– Кояш, чык, чык, чык!
Синең җылың бик тансык.
Чыксаң, без сөенербез,
Майлы ботка бирербез.
Майлы ботка – казанда,
Тәти кашык – базарда.
Тәти кашык саф алтын,
Кирәкми безгә салкын!