Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
09 ноябрь 2025 16:00

Кояш елый

Заһирә Гомәрова

Көзге көн. Кояшны болытлар каплаган. Салкын җил исә, агач ботакларын селкетә. Сары, кызыл яфраклар шыбыршыбыр җиргә коелалар. Алия тәрәзә аша тышка карап тора. Кинәт болытлар арасыннан кояш күренде. Нәкъ шулчакта яңгырның эре бөртекләре, кояш нурларында ялтырап, җиргә сузылды. «Кояш елый, — диде Алия. — Агачларны кызганадыр. Әнә бит агачлар япялангачлар. Кояш аларны җылыта алмый. Агачларны болытлар каплаган. Кояш тизрәк җылытсын иде инде үзләрен». Алиянең күзләренә мөлдерәп яшь тулды.