20 июль 2026 15:29
Котлыйбыз!
Зиннур абыйны чын күңелебездән юбилее белән котлыйбыз.
Африкада
Африкага барган идем,
Бегемот күрдем анда.
Атындык рәхәтләнеп
Маймыл белән таганда.
Крокодиллар су өстендә
Корсак кыздырып ята.
Фил малае роготкадан
Безгә чикләвек ата.
Гепардлар, арысланнар -
Уза кызык көнебез.
Яхшылабрак карасам, -
Зоопаркта икән без.
Зиннур Хөснияр