Күркә
Күркә – зур һәм матур кош. Аның гәүдәсе зур, муены һәм тәпиләре озын. Ата күркәнең томшык очында һәм муен астында кызыл төстәге үсентеләре дә бар. Ана күркәнең авырлыгы 10-12 кг булса, ата күркә 35 кг җитәргә мөмкин.
Дустым, син беләсеңме, әти күркәләр, бик каты итеп ачуланганда, арыслан кычкыруына охшаган тавыш чыгара ала. Әни күркәнең андый сәләте юк.
Күркәнең туган ягы – Төньяк Америка. Аны моннан 5 мең ел элек индеецларның майя кабиләсе кулга ияләштергән.
Бу кош җиләк-җимешләр, ярмалар, үлән, агач үсентеләре ашый, бөҗәк тота.
Йорт күркәләре, авырлыклары зур булганга, оча алмый. Ә менә кыргый күркәләр оча белә. Кичен, очып, агач ботакларына куна һәм төннәрен шунда үткәрә. Шулай да, үзенә ерткычлардан куркыныч янаганда, күркә очып түгел, ә йөгереп котыла. Ул 50 км/сәг тизлек белән чабарга сәләтле.
Ана күркә иң күп дигәндә 14 йомырка сала. Аның йомыркалары тавыкныкына караганда ике тапкыр зуррак, соргылт-сары төстә. Әни кош йомыркалар өстендә 28 көн утыра. Аннары йомыркалардан күркә бәбкәләре чыга. Алар, тууга ук, әниләренә ияреп йөри башлый. Башта әниләре аларны җирдәге ояларында йоклатса, соңрак балаларын агач ботакларына кунарга өйрәтә.
Син беләсеңме, әни күркә башка кошларның йомыркалары өстенә дә утыра ала. Ул утыз тавык йомыркасы өстенә утырып сау-сәламәт чебиләр чыгарырга сәләтле.
Күркәләр, беренче карашка усал булып күренсәләр дә, бик ышанучан һәм беркатлы кошлар. Күркәләр үзләрен ашаткан һәм тәрбияләгән хуҗаларына ияләшәләр һәм аларга ияреп йөриләр икән.
Күпләр бу кошны усал дип саный. Чынлыкта ул ышанучан һәм беркатлы.