Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
02 февраль 2026 11:39

МӘКАЛЬЛӘР, ӘЙТЕМНӘР

Мәкаль – сөйләшкәндә сүзгә ямь һәм куәт бирү өчен, көнкүрештә күп сыналган дәлил яки шигъри бер мисал урынында әйтеп йөртелә торган, кыска, ләкин гомуми бер, тирән мәгънәне эченә алган төгәл җөмләле халык хикмәте әсәре. Әйтем мәкальгә якын. Мәкаль кебек үк, әйтемдә ритмга һәм рифмага салынган булырга мөмкин, әмма, аннан аермалы буларак, аның гомумиләштерүче тәрбияви мәгънәсе юк.

** Хезмәт төбе — хәзинә.
** Эше барның ашы бар.
** Тирләп эшләсәң, тәмләп ашарсың.
** Бакча ясамый, алма булмый.
** Эшләп ашасаң, һәр ризык балдай татлы була.
** Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи.
** Тырышкан табар, ташка кадак кагар.
** Биш әйткәнче, бер эшлә.
** Сүзең белән мактанма — эшең белән мактан.
** Башлый белсәң — бетерә бел, эшеңне җиренә җиткерә бел.
** Бетми калган эш — пешми калган җимеш.
** Бүгенге эшне иртәгә калдырган кешенең һич эше бетмәс.
** Ялкаулык — хурлык, тырышлык — зурлык.
** Эш беткәч уйнарга ярый.
** Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.
** Һөнәр ашарга сорамый, үзе ашата.