Мәктәпкә барырга теләмәгән Куян баласы турында әкият
Люция Әблиева
Матур бер урман аланында Куяннар гаиләсе яшәгән, ди. Җәй буе аларның балалары болында уйнап, сикереп, чыныгып үскәннәр. Әмма көз җиткәч, урман җәнлекләренең балалары мәктәпкә җыена башлаган. Барысы да шат, барысы да дулкынлана, тик Кыскакойрык исемле куян малаеның гына мәктәпкә барасы килмәгән.
— Мин укырга бармыйм, өйдә генә калам! — дип еларга тотынган ул.
Кыскакойрык мәктәпне бик күңелсез һәм куркыныч урын дип уйлаган. Хәтта әти-әнисе әзерләп куйган яңа сумкасын да качырып куйган. Әнисе, улының башыннан сыйпап, йомшак кына итеп болай дигән:
— Улым, мәктәптә бит бары тик язарга һәм санарга гына өйрәтмиләр. Анда тылсымлы урман серләрен дә ачалар.
Кыскакойрык бәләкәйдән серле әйберләрне яраткан. Әнисенең сүзләреннән соң, аның күзләре ялтырап киткән, кызыксынуы арткан.
Беренче сентябрь көнне Кыскакойрыкны мәктәптә мөләем укытучысы — Ябалак апа каршы алган. Сыйныф бүлмәсе искиткеч матур икән: тәрәзә төпләрендә чәчәкләр утыра, ә парталар хуш исле имән агачыннан ясалган. Кыскакойрык тиз арада яңа дуслар да тапкан.
Беркөнне укытучылары балаларны урман читендәге болынга алып чыккан. Шулчак көтмәгәндә көчле давыл кузгалып, агачларны селкетә, ботакларны сындыра башлаган. Кыскакойрык куркудан калтырап калган. Шулчак партадашы Керпе аны кочаклап алган да:
— Курыкма, җил хәзер үтеп китәчәк! — дип юаткан.
Аю баласы исә якындагы лапасны күреп алган. Дуслар бер-берсен җитәкләп, Аю артыннан чапканнар. Аю җәнлекләрне лапаска керткән, ә үзе, давыл ишекне ачмасын өчен, аркасы белән терәп торган.
Давыл басылгач, Ябалак апа елмаеп болай дигән:
— Менә хәзер сез урманның бер зур серенә төшендегез. Ул — бердәмлектә һәм бер-береңә ярдәм итүдә. Бергә булганда гына без теләсә нинди җил-давылны, теләсә нинди куркынычны җиңә алабыз.
Ул көнне Кыскакойрык мәктәптән аеруча шатланып кайткан. Чөнки ул урманның бер мөһим серен ачкан. Ә алда аны күпме серләр көтеп тора әле!