02 май 2026 14:28
Начарлык
В. Осеева
Эт ал аякларына чүгеп, котырынып-котырынып өрә. Аның алдында ук, коймага сыенып, йоннарын тырпайткан кечкенә песи баласы утыра. Ул авызын зур итеп ачып җибәрде дә кызганыч итеп мияулый башлады. Шунда, якында гына, нәрсә буласын көтеп, ике малай басып торалар иде. Шул вакытта бер хатын тәрәзәдән башын тыгып карады һәм ашыгып, баскычка йөгереп чыкты. Ул этне куып җибәрде дә, малайларга ачуланып: — Оят түгелме сезгә! — дип кычкырды. — Ә нигә оят булсын безгә? Без бит тик кенә торабыз, — дип гаҗәпсенделәр малайлар. — Менә бусы инде үзе начарлык! — диде хатын, ярсып.