ӨЧ ЧИКЛӘВЕК
Амур ФӘЛӘХ, Казан-Чаллы
Бер авылда Алия исемле кечкенә генә бер кыз яшәгән. Аның иң яраткан уенчыгы — йомшак Куян икән.
Көннәрдән беркөнне Алия әбисе янына кунакка барган.
Әбисе аңа тәмле коймак пешереп ашаткан да, серле бер тартма чыгарган. Тартма эчендә төрле төстәге чикләвекләр ята икән.
— Болар гади чикләвек түгел, Алия кызым, — дигән әбисе. — Аны “теләк чикләвеге” диләр. Әгәр син шул чикләвекне уч төбендә кысып, изге теләк теләсәң, теләгең һичшиксез кабул булыр.
Алия моңа бик шатланган. Ул әбисенең тартмасыннан өч чикләвек алган да, йомшак Куянын кочаклап, өенә кайтып киткән.
Юл буенда аларга Акбай кушаматлы эт очраган. Акбай бик моңсу икән.
— Нигә кайгыга баттың, Акбай? — дип сораган Алия.
— Әй, тиктормас кәҗә бәтиләре кое төбенә төшеп киткән, ә мин аларны чыгаралмыйм, — дип әйткән Акбай.
Алия бер чикләвеген уч төбенә кыскан да:
— Кәҗә бәтиләре коедан Акбай янына чыксыннар иде! — дигән.
Шунда ук учындагы чикләвек юк булган, ә кәҗә бәтиләре сикереп коедан чыкканнар. Акбай бик сөенгән.
Алия алга таба киткән. Юлда Мияу исемле песи баласы очраган. Мияу елый икән.
— Нигә елыйсың? — дип сораган Алия песидән.
— Мияу-мияу, минем тубым агач башына эленеп калды, алалмыйм! — дигән Мияу.
Алия тагын бер чикләвеген уч төбенә кысып:
— Туп агачтан төшеп, Мияуның тырнагына эләксен иде! — дигән.
Шунда ук талгын гына җил исеп куйган, һәм туп, агачтан төшеп, нәкъ Мияуның тырнагына эләккән. Мияу бик шатланып, Алиягә рәхмәт әйтеп, йөгереп кайтып киткән.
Алия, инде өенә якынлашып килгәндә, кинәт бер чыпчык баласының чирәм арасында тыпырчынып ятканын күреп алган. Чыпчык баласының канаты имгәнгән, оча алмый икән.
Алиянең бер генә чикләвеге калган. Ул йомшак Куянга карап:
— Дустым, бәлки без чикләвекне үзебез өчен сакларбыз? Әгәр дә мин хәзер теләк теләсәм, безнең бүтән тылсымлы чикләвек калмаячак бит, - ди икән.
Менә хикмәт, йомшак Куян аңа җавап итеп нидер әйткән кебек, үзеннән-үзе башын читкә борып куйган. Һәрхәлдә, Алиягә шулай тоелган. Якын дусты Куянның ни әйтергә теләгәнен яхшы аңлаган ул.
— Дөрес әйтәсең, Куянкаем. Чыпчык баласына ярдәм итү — барыннан да мөһимрәк!
Алия соңгы чикләвекне учына кыскан:
— Чыпчык баласының канаты төзәлсен, очып китә алсын! — дигән.
Шул мизгелдә чыпчык баласының канаты төзәлгән. Ул канатларын җилпеп куйган да, шатланып, югарыга күтәрелгән.
Алия өенә кайтып кергәч, әнисе аны кочаклап алган. Кызның куллары буш, ләкин йөрәге шатлык белән тулган иде.
Ул йомшак Куянга дәшеп:
— Беләсеңме, дускаем? Тылсымлы чикләвек булмаса да, башкаларга ярдәм итү — үзе рәхәт, үзе бер тылсым икән!
Иң көчле тылсым нәрсәдә икәнен аңлагансыздыр бит, нәни дусларым?