20 октября 2025 15:09
Пешекчеләр көне
20 октябрь – Халыкара пешекчеләр көне. Әниең белән бергәләп пешерер өчен гади запеканка рецептын калдырабыз.
Запеканка өчен: 500 грамм эремчек, 4 йомырка, 1 кап ванилин, тәменчә шикәр комы.
Аерым савытта 5 аш кашыгы манный ярмасын, 5-7аш кашыгы кибет каймагы белән болгатып бераз тотарга кирәк.
Аннары ике массаны бергә кушып, яхшылап болгатырга.
Майланган табага салырга. 180 градуста 25 минут тирәсе пешерергә. Өсте кызаргач, запеканка әзер дигән сүз.
Табыннарыгыз сыйлы, өйләрегез нурлы булсын!