Рафис Корбанның балалар өчен шигырьләре
Рафис Харис улы Корбанов — татар драматургы, балалар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Шайхи Маннур һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр иясе, Татарстан Язучылар берлеге рәисе (2012-2016).
Бәти
Бар белгәне — «Бә».
«Бә дә бә», — ди ул.
«Бу ни?» дисәгез, —
Безнең бәти ул.
Бәйрәм бүген
Күтәренке күңелле,
Бар да көләч, шат бүген.
Күктә кояш елмая,
Яшералмый шатлыгын.
Тып-тып тама тамчылар,
Җырлап бәйрәм көенә.
«Бәйрәм бүген!» дип, гүя
Тамчылар да сөенә.
Җырлыйсы килеп кенә
Тора бүген безнең дә,
Көтеп алган бәйрәме
Бүген һәммәбезнең дә.
Җыр күтәрә күңелне,
Бар да көләч, шат бүген.
Бүген әни бәйрәме,
Сигезенче март бүген.
Ныграк авыртыр иде
Бакчага кергәч беркөнне,
Өзеп алырга теләп
Үрелүгә чәчәгенә,
Чәнчеде кулны гөләп.
Авыртса да еламадым.
Гөләпне бит аннан да
Ныграк авырттырыр идем,
Гөлен өзеп алганда.
Атна
Бер-ике, бер-ике,
Өч, дүрт, биш, алты, җиде.
Дүшәмбе һәм сишәмбе,
Чәршәмбе, пәнҗешәмбе,
Аннары килә җомга —
Без йөрибез бакчага.
Шимбә һәм якшәмбедә
Бар да булабыз өйдә.
Әни бәлеш пешерә,
Канәгать бар кеше дә!