Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
03 июль 2026 15:23

Сабыр итә бел

Константин Ушинскийдан

Агалы-сеңелле ике туган — Әтәч белән Тавык яшәгән, ди. Бервакыт Әтәч бакчага йөгереп кергән дә пешмәгән карлыган чүпли башлаган икән, Тавык аңа: — Ашама, Әтәч. Карлыганның пешкәнен көт, сабыр ит, — дигән. Әтәч аның сүзен тыңламаган: чүпләгән дә чүпләгән, ул шулчаклы күп ашаган, хәтта өенә дә көчкә кайтып җиткән, ди. — Уф! — дип кычкырып җибәргән Әтәч. — Харап булдым! Авырыйм, сеңлем, авырыйм! Тавык Әтәчкә дару эчергән, горчичник куйган, һәм Әтәч терелгән. Әтәч, тәмам сәламәтләнгәннән соң гына, кырга киткән; ул анда уйнаган, сикергән. Тирләп-пешкән килеш, салкын чишмәгә су эчәргә килгән, ә Тавык, аны күреп: — Тирең кипкәнче эчми тор, Әтәчкәй, сабыр ит, — дип кычкырган. Әтәч тыңламаган, салкын суны туйганчы эчкән һәм шундук аны бизгәк калтырата башлаган; Тавык аны көч-хәл белән өйгә алып кайткан. Тавык тиз генә доктор чакырып китергән, доктор Әтәчкә ачы дару эчергән, Әтәч бик озак авырып яткан.Кыш җиткәндә, Әтәч терелгән һәм, боз белән капланган елганы күргәч, аның боз өстендә тимераякта шуасы килгән, ә Тавык аңа: — Эх, сабыр ит, Әтәчкәй! Елга катып җитсен, хәзергә әле боз бик юка, батарсың, — дигән. Әтәч үзенең сеңлесе Тавыкның сүзен тыңламаган: боз өстендә шуа да башлаган, шундук боз ватылып та киткән, ә Әтәч — чулт! — боз астына. Кешеләр Әтәчне күреп кенә калганнар.