28 июль 2026 13:19
Сәгать дигән серле ил
Ул илне сезнең һәркайсыгызның күргәне бар, әйеме?! Мин сезгә шул илнең серен ачмакчы булам.
Күрәсезме, бу илдә ике бертуган — Келт-келт белән Тек-тек яшиләр. Келт-келт кыскарак, Тек-тек озынрак. Шуңа күрә ул тизрәк йөри. Аннан соң, ул хәйләкәррәк тә. Келт-келт 1, 2, 3... дип санаганда, Тек-тек 5, 10, 15... дип саный. Келт-келт уникегә кадәр генә саный белә, Тек-тек — алтмышка кадәр.
Шулай да алар бик тату яшиләр. Чөнки бергә булганда гына төгәл вакытны күрсәтә алалар. Келт-келт сәгатьне, Тек-тек минутны күрсәтә.
Илсөяр Иксанова