Шигырьләр
Балалар өчен кыска шигырьләр
КЫЮ КУЯН
«Әй, уян, песи, уян!» -
кычкыра иртән куян.
Ләкин уянмый песи.
Ул төштә hаман үкси.
Ул төштә күрә этне.
Эт тотты шул песине!
Шакылдыйлар тешләре!
Этнең тешләре эре!
Песи күзләрен япты
hәм шулчак ул уянды.
Эт кинәт юкка чыкты.
Аны куян куркытты.
ТЫРЫШ КЫРМЫСКА
Йөгерә өскә, аска
көне буе кырмыска.
Әйтерсең лә ул оча,
армыйча hәм талмыйча.
Кырмыска йортны төзи,
аннары аны бизи.
Эшләре hаман бетми.
Тиздән кыш. Вакыт көтми.
Күп, озак ул эшләде.
Шәhәрләр ул төзеде.
Зур эшләр ул булдырды.
Кырмыска патша булды!
ТОТЫЛМАС ЧЕБЕН
Сигезенче көн рәттән
уята мине иртән
зур чебен. Оча, шаулый,
йокларга комачаулый.
Инде нәрсә эшләргә?
Гаиләм белән бергә
көн буе аны тоттык,
ләкин тота алмадык.
Без өч көн җәфаландык,
аннары аны кудык.
Бик тыныч hәм күңелсез
булды өйдә чебенсез.
СӘЕР ЯБАЛАК
Төне буе ябалак
кычкырды «кыйгак-кыйгак».
Кич монда казлар үтте.
Алар аны өйрәтте.
Ябалакны ишетте
карт керпе. Килеп әйтте:
«Кычкырма казлар сыман!
Йокламый бөтен урман!»
Ябалак очып төште,
керпене дә өйрәтте.
Кычкыра «кыйгак-кыйгак»
керпе белән ябалак.
АЧ ҮРДӘКЛӘР
Син үрдәк hәм мин үрдәк.
Ашарга безгә кирәк.
Тик безнең хуҗа әби
ашарга безгә бирми.
Әби инде картайган.
Әби безне оныткан.
Ашарга кирәк безгә!
Ничек әйтик әбигә?
Очарга без өйрәндек
hәм өйгә очып кердек.
Әбикәй аптырады!
Безне өйдә калдырды.
Рамил Габитов, Бөгелмә.