09 июля 2025 10:52
Тәпи йөрергә өйрәткәндә
Вак кына, вак кына, Бәләкәй генә, куак кына.
Куак асты саз гына,
Бөдрә чәчле кыз гына,
Кил, уйнаек аз гына.
Я, кил әле, кил әле,
Килә аласың микән әле?
Камыт аякларың белән
Баса аласың микән әле?
Бас-бас эзенә,
Күз тимәсен үзенә:
Яшел чирәм үсеп бара
Аяк баскан эзенә.