Татар халык әкиятләре
Мәче белән Аю
Бер Аю имән башына бал куйган икән. Аны Мәче сизгән дә имән башына менгән. Мәче бал ашап торган чакта, Аю килгән дә: — Монда нишлисең? — дигән. Мәче әйткән: — Менә аюларны, бүреләрне зоопаркка җыярга килдем, — дигән. Аю, бу сүзләрне ишеткәч, имән башыннан төшкән дә качкан. Мәче дә, Аюдан куркып, икенче якка йөгергән.
Кем нәрсә ярата?
Бер йортта Песи белән Эт, Әтәч һәм Кәҗә яшәгәннәр. Кич белән алар ишек төбенә җыелалар да үзләренең эшләре турында сөйләшәләр икән. Сөйләшәләр дә бәхәсләшеп китә ләр икән. «Кем нәрсә ярата? Нинди азык тәмлерәк?» —дип бәхәсләшәләр икән. — Иң тәмле сый — сөт, — ди Песи.— Сөттән соң бер Тычкан да тотып кабып җибәрсәң, бигрәк тә шәп була инде! Тик Тычканны тотуы кыен. — Сөт нәрсә? Ул бит сыек, тамак туйдырмый. Ә менә ярма бөртекләрен, солы орлыгын тук-тук итеп чүпләсәң — менә шунда тамак тук-тук-тук була! — ди Әтәч. — Юк-юк! — дип сүзгә кушыла Акбай.— Бөртек чүпләп кенә туеп бул-бул-булмый. Менә сөяк кимерсәң, чынлап та әйбәт була, шунда ук тук буласың. Нинди азык тәмле, нинди азык файдалы икәнен миннән дә әйбәт белгән хайван юк. 5— Нәрсә-ә-ә сөйлисең син? — дип каршы килә Кәҗә.— Менә кәбестә-ә-ә булса икән. Иң тәмле азык — кәбестә-ә-ә! — ди ул. Алар бәхәсләшәләр икән — әле һаман килешә алганнары юк, ди.
Төлке белән Каз
Бервакыт Төлке Казны тотып алган да: — Каз, мин сине ашыйм! — дигән. Каз боегып калган. — Мин риза, Төлке. Тик син миңа бер биеп калырга рөхсәт ит, — дигән Каз. — Әйдә, бие, — дигән Төлке. — Ашарга өлгерермен әле. Каз, канатларын җилпеп, бер урында тыпырдый башлаган. Төлке: — Әй оста биисең, Каз! — дип көлә икән. Ә Каз, канатларын җилпеп, бер урында торган-торган да очып киткән. Төлке авызын ачып калган.