Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
27 марта 2025 14:30

Татар халык авыз иҗаты

Җырлар, такмаклар, эндәшләр

Әлли-бәлли итәрсең,     

Тыныч йоклап китәрсең.   

Шулай тыныч йокласаң,   

Бик тиз үсеп җитәрсең. 

 

Минем кызым дәү кебек,

Бакчадагы гөл кебек.

Ике күзе янып тора,

Кара бөрлегән кебек. 

 

Минем кызым бик иркә,   

Башларында кәсинкә,         

Аягында бәтинкә,         

Күлмәге дә сәрпинкә,       

Алтын чәчле, зәңгәр күзле —

Коеп куйган кәртинкә. 

 

Әтисе дә ярата,

Әнисе дә ярата,

Апалары, абыйлары

— Барысы да ярата. 

 

Әй Зөбәйдә, Зөбәйдә,     

Бии-бии үс, әйдә,               

Үсеп җит тә гүзәл җәйдә   

Гөлләргә су сип, әйдә.

 

Песи, песи, пескәем,           

Соры синең төскәең.           

Келәткә кермә, бал ашама;   

Базга төшмә, май ашама,       

Пресс, пресс, пресс!     

     

Тилгән, тилгән!                   

Бәбкә алырга килгән!           

Бер аягы камырдан,         

Бер аягы тимердән,             

Кө-ш-ш-ш!.. 

 

Там, там, тамчы, там,

Тамганыңны яратам.

Тамган тамчыларга карап,

Мин җырларга яратам.

 

Суы сарыксын,

Үзе калыксын,

Тигез канатлы булсын,

Озын гомерле булсын,

Игелекле, шәфкатьле булсын. 

 

Көзгегә карыйм әле,

Чәчемне тарыйм әле,

Әбиләргә бер атнага

Кунакка барыйм әле. 

 

Гөлдергү, гөлдергү,           

Бигрәк чибәр, кемдер бу?   

Тарап куйган чәчләре,         

Өсте-башы бик ару.           

Гөлдергү, гөлдергү,           

Бик әдәпле кыздыр бу,         

Мәктәп дигән бакчада

Чәчәктер бу, гөлдер бу!

 

Чәбәк-чәбәк әткәсе,

Биетеп тора әнкәсе,

Такмак әйтә апасы,

Өзелеп тора тәтәсе,

Авызын-күзен мимылдатып

Карап тора әбкәсе.