Тавык белән Сарык
(Болгар халык әкияте)
Бер Тавык беркөнне күкәй салып төшкән дә кытакларга, мактанырга тотынган: — Һәммәгез дә тизрәк минем янга килегез! Карагыз нинди матур, нинди ак күкәй салдым! — дигән. Ә аның янында кечкенә кара бәрәне белән тыйнак кына бер Сарык ята икән. Ул бернәрсә дә дәшмәгән. Тавык аның яныннан горур гына үтеп киткән һәм: — Нигә син минем матур ак күкәемне килеп карамыйсың? Син андый күкәйне сала да алмыйсың бит! — дигән. — Хуҗаларга һәркем үзе булдыра алганча файда итә, Тавык сеңелкәш. Син аңа күкәй салып бирдең, ә мин бәрән китердем. Ләкин мин моның белән бер дә мактанмыйм. — Сөйләдең сүз, минем күкәем кыйбатмы да, синең бәрәнең кыйбатмы! — дигән Тавык. — Әнә безнең хуҗа килә — аннан сорыйк. Хуҗа бәхәснең нәрсә турында барганын аңлап алган да Тавыкка: — Нигә син дөнья бетереп кытаклыйсың? — дигән. — Күкәй салдым дип мактанасыңмы? Бер бәрәнгә синеке шикелле ике йөз күкәй алып була! Үзең уйлап кара: әгәр син бер күкәй өчен шулкадәр зур тавыш куптаргач, бәрән кадәр бәрән китергән Сарыкка нишләргә кала?